news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 208 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда тагын 208 кеше коронавирус йоктырган. 36 кеше хастаханәдә дәвалана.

Ковид йоктыруның яңа очраклары саны кимүен дәвам итә. Кичә 210 кеше ковид инфекциясен йоктырган, 1 майда – 214. Пандемия башланганнан алып Татарстанда барлыгы 145,2 мең кеше коронавирус белән авырган. Бу турыда стопкоронавирус.рф. сайтында хәбәр ителә.

Татарстанда барлыгы 139,2 мең кеше (узган тәүлектә – 217 кеше) ковид инфекциясеннән терелгән.

Соңгы тәүлектә ковид корбаннары ачыкланмаган. Пандемия башланганнан алып төбәктә 1 982 кеше коронавирустан соң сәламәтлек какшавы сәбәпле үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot