news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2028 елга яшьләрнең 100 мең кешегә кимүе фаразлана

Биш елдан соң, 2028 елда, Татарстанда 14-35 яшьлек кешеләр саны кимиячәк, дип белдерде социология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры Чулпан Илдарханова.

«2028 елда республикада 14-35 яшьлек яшьләрнең 100 мең кешегә кимүе көтелә», – дип билгеләп үтте ул «Татарстан 24» телеканалына биргән интервьюсында.

Әмма 2028 елдан соң Татарстанда туучылар санының артуы көтелә, демографик үсеш перспективалары 2038 елга да бар, дип өстәде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100