Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 2027 елда иминият пенсияләре яңадан исәпләнәчәк
2027 елда Иминият пенсияләре берничә сәбәп буенча яңадан исәпләнәчәк. Өстәмәләрне билгеләү тәртибе турында Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин сөйләде.
Аның сүзләренчә, яңадан исәпләү шәхси счет мәгълүматлары буенча автомат рәвештә узачак. 1 августтан картлык һәм инвалидлык буенча пенсия алучыларга 2026 елдагы хезмәт өчен кертемнәр исәпкә алыначак, шул исәптән хезмәт эшчәнлеген августка тәмамлаучыларга да. Исәпләгәндә өч өстәмә пенсия коэффициентын исәпкә алачаклар, өстәмә рәсми хезмәт хакына, взносларга һәм коэффициент бәясенә бәйле.
Ел дәвамында билгеләнгән түләү 80 яшькә җиткәч, I төркем инвалидлык билгеләнгәч һәм бала тугач автомат рәвештә яңадан исәпләнә. Кирәкле стаж индивидуаль исәпкә алынган очракта, өстәмә гаризасыз билгеләнәчәк. 2027 елдан авыл стажына өстәмә шулай ук автомат рәвештә билгеләнәчәк – ул 30 ел авыл хуҗалыгында эшләү, авылда яшәү һәм хезмәт эшчәнлеген туктату шартларында билгеләнгән түләүнең 25% тәшкил итәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз