Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 2027 ел Минтимер Шәймиев елы дип игълан ителде
Татарстанда 2027 ел Минтимер Шәймиев елы дип игълан ителде. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте.
«Киләсе елда Минтимер Шәймиевкә 90 яшь тула. Минтимер Шәймиев иң авыр елларда җитәкчелек итте. Ул елларда милләтара һәм диннәр арасында татулык сакланды. масштаблы социаль-икътисади программалар гамәлгә ашырылды. Күбебезгә ул чакта Шәймиев командасында эшләү бәхете елмайды. Мин аннан идарә итү тәҗрибәсенә өйрәндем. Олы рәхмәтемне кабул итегез, хөрмәтле Минтимер Шәрипович!» – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе 2027 елны Минтимер Шәймиев елы дип игълан итте. «Без булдырабыз!» – дип төгәлләде чыгышын.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз