Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 2026 елга өстенлекле максатлар реестрын расладылар
Татарстанда 2026 елга өстенлекле максатлар реестры расланды. Республика Министрлар Кабинетының тиешле карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Агымдагы елга исемлеккә түбәндәгеләр кертелгән: бәяләр һәм тарифлар үсешенә юл куймау; халыкның керемнәре (хезмәт хаклары, пенсияләр, пособиеләр) дәрәҗәсен күтәрү, халыкка социаль ярдәм күрсәтү; торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенең торышын яхшырту.
Шул ук вакытта бәяләр һәм тарифлар үсешенә юл куймау реестрга социологик тикшеренүләрдә катнашкан халык фикере нигезендә кертелгән. Сораштыруда катнашкан респондентларның 61,6 проценты әлеге мәсьәләне хәл итүне сораган булган. Халыкның керем дәрәҗәсен күтәрү өчен 31,0 процент, ә торак-коммуналь хуҗалыкның торышын яхшырту өчен 29,6 процент тавыш биргән.
2026 елга гавәми максатларны гамәлгә ашыру турындагы мәгълүмат агымдагы елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенә тапшырылырга тиеш.
Үз чиратында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы әлеге өстенлекле максатларны гамәлгә ашыру эшен массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртуны тәэмин итәргә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз