news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2026 елга кадәр пенсионерлар, ятим балалар өчен социаль түләү күләме расланды

Татарстанда 2026 елга кадәр пенсионерлар, ятим балалар өчен социаль түләү күләме расланды

Татарстанда алдагы өч елга айлык акчалата һәм башка төр түләүләр күләме расланган. 2024-2026 елларда аларның индексация коэффициенты ел саен 1,04 тәшкил итәчәк, бу республика Хөкүмәте карарында чагыла.

Документта берничә төр түләүләр, шул исәптән айлык түләүләр күрсәтелгән:

— хезмәт ветераннарына, Татарстан Дәүләт бүләгенә ия булган затларга: 2024 елда — 605 сум, 2025 елда — 630 сум, 2026 елда — 656 сум;

— Бөек Ватан сугышы елларында тылда эшләгән, 1941-1945 елларда СССР орден һәм медальләре белән бүләкләнгән, реабилитацияләнгән кешеләргә: 2024 елда — 902 сум, 2025 елда — 939 сум һәм 2026 елда — 977 сум;

— сәяси репрессия корбаннарына, якын елларда индексацияне исәпкә алып — 757, 788 һәм 820 сум;

— мәктәпкәчә яшьтәге ятим балаларга, якын елларда индексацияне исәпкә алып — 10 740, 11 170 һәм 11 617 сум;

— мәктәп яшендәгеләргә —12 384, 12 880 һәм 13 396 сум.

Карарның тагын бер пункты — юл йөрү өчен субсидияләр турында. Алар әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балалар һәм әти-әнисен икесен дә яки берсен генә ( я әти, я әнисен генә) генә югалткан балалар өчен билгеләнә: 2024 елда — 369 сум, 2025 елда — 384 сум һәм 2026 елда — 400 сум. Күпбалалы гаиләләрдәге балалар өчен дә шул ук суммалар планлаштырылган.

Күпбалалы гаиләләрдә алты яшькә кадәрге балалар өчен дару сатып алуга субсидия күләме — 164, 171 һәм 178 сум.

2024 елда пенсионерларга юл йөрүгә түләү 605 сум тәшкил итәчәк, 2024 елда — 630 сум һәм 2026 елда — 656 сум.

Дәүләт һәм муниципаль белем бирү учреждениеләрендә белем алучы һәр укучыны тәэмин итүгә 2024 елда көн саен — 9,2 сум, 2025 елда — 9,6 сум һәм 2026 елда 10 сум акча бүлеп биреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100