Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 2026 елда салым законнарына кертеләчәк үзгәрешләр турында вебинар була
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе «2026 елда салым законнарына кертеләчәк өстәмә бәягә салым һәм махсус салым режимнарына кагылышлы үзгәрешләр» темасына вебинар үткәрәчәк. Бу хакта Федераль салым хезмәтенең ТР идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара 11 декабрьдә 10:30 сәгатьтә узачак.
Спикер буларак идарәнең юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы Эльмира Хәмидуллина чыгыш ясаячак. Вебинар барышында норматив-хокукый базадагы 2026 елда үз көченә керәчәк үзгәрешләр турында тулы мәгълүмат биреләчәк. Катнашучылар реаль вакыт режимында сораулар бирә алачак.
Катнашу бушлай. Сылтама аша узып алдан теркәлү мәҗбүри.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз