news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 2026 елда минималь хезмәт хакы күпме булачагы билгеле

Татарстанда 2026 елда минималь хезмәт хакы күпме булачагы билгеле
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Россиядә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме ел саен арттырыла. 2026 елда Татарстанда минималь хезмәт хакы күпме булачак һәм аның күләме нәрсәгә тәэсир итәчәк – «Татар-информ» материалында.

Минималь хезмәт хакы күләме ничек формалаша?

Минималь хезмәт хакы күләме медиана хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә. Аны Росстат узган ел нәтиҗәләре буенча билгели. 2021 елдан башлап минималь хезмәт хакы медиана хезмәт хакының 42 процентына бәйләнгән. Билгеләнгән өлеш кимендә биш елга бер тапкыр яңадан исәпләнергә тиеш.

Минималь хезмәт хакы дәрәҗәсе нәрсәгә тәэсир итә?

Бу күрсәткеч берничә төп юнәлешкә тәэсир итә:

Хезмәт хакы. Эш бирүче рәсми рәвештә эшкә урнашкан хезмәткәргә билгеләнгән дәрәҗәдән азрак хезмәт хакы түли алмый.

Социаль түләүләр. Вакытлыча эшкә сәләтсез булу, йөклелек һәм бала табу өчен түләүләр минималь хезмәт хакы күләменнән чыгып исәпләнә. Минималь хезмәт хакы арткан очракта, әлеге түләүләр дә автомат рәвештә арта.

Аерым штрафларның һәм салым түләүләренең күләме. Санкцияләрнең һәм фондларга түләүләрнең бер өлеше хезмәт өчен түләүнең минималь күләменә бәйле, бу оешмаларның чыгымнарында чагыла.

Татарстанда минималь хезмәт хакы күләме

2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 27 093 сум дәрәҗәсендә була. Бу 2024 елдагы медиана хезмәт хакының 48 процентына тигез. Росстат мәгълүматлары нигезендә, медиана хезмәт хакы быел 56 443 сум тәшкил итә.

Минималь хезмәт хакы күләмен арттыру оешмаларга да, хезмәткәрләргә дә тәэсир итә, чөнки хезмәт өчен түләүнең рөхсәт ителгән минималь күләмен билгели һәм халыкның тормыш дәрәҗәсенә йогынты ясый.

news_right_1
news_right_2
news_bot