Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 2026 елда кемнәрнең социаль пенсияләре артачагы билгеле
Киләсе елда татарстанлыларның пенсияләрен индексацияләячәкләр. Республика пенсионерларының түләүләре күпмегә артачагы турында «Татар-информ» яза.
1 апрельдән социаль пенсияләрне 6,8 процентка индексацияләү планлаштырыла. Бу күрсәткеч фаразлана торган инфляция дәрәҗәсенә туры килә.
Исегезгә төшерик, социаль пенсиянең берничә төре бар: картлык буенча, инвалидлык буенча, туендыручыны югалту буенча һәм ятим балалар өчен. Картлык буенча социаль пенсия иминият пенсиясе түләнмәгән пенсионерларга билгеләнә. Аны алу өчен кимендә 15 ел рәсми хезмәт стажы һәм кимендә 30 пенсия баллы булырга тиеш.
Социаль пенсияләр автомаь рәвештә индексацияләнәчәк, моның өчен бернинди документлар да бирергә кирәкми. 2026 елда минималь социаль пенсия күләме 9424,1 сум тәшкил итәчәк. Әмма бу пенсионер ала торган бердәнбер түләү булган очракта, аның керемен яшәү минимумына кадәр арттыру өчен өстәмә социаль түләү бирелә. Яшәү минимумы Татарстанда киләсе елда 16 098 сум тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз