Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 2026 елда «Гаилә» илкүләм проекты буенча 30 объект төзелә һәм ремонтлана
Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында 2026 елда гомуми финанслау күләме 1,94 млрд сум булган 30 объект төзү һәм капиталь ремонтлау планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы хәбәр итә.
«Гаиләгә ярдәм» федераль программасы буенча ике балалар бакчасы төзү каралган: Питрәч районының Көек авылында һәм Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә.
Шулай ук алты балалар бакчасына капиталь ремонт ясалачак: Чаллыда – 10нчы «Нәни принц», Түбән Камада – 49нчы, Биектау районында - «Петушок», Азнакайда – 18нче, Бөгелмә районында – 32нче һәм 15нче «Светлячок» балалар бакчалары.
«Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» программасына 22 объект кергән. Алар арасында: Балтач, Арча, Кама Тамагы һәм Яшел Үзән районнарында балалар сәнгать мәктәпләре төзү; Аксубай һәм Лениногорск районнарында ике мәктәпне капиталь ремонтлау; Мамадыш, Кукмара (өч), Балтач һәм Арча районнарында авыл мәдәният йортларын яңарту; шулай ук биш китапханәне ремонтлау.
Моннан тыш, Кукмара районының Вахит авылында һәм Казанда ике яшь тамашачы театрын яңарту һәм өч музейга - Кукмарада абыйлы-энеле Комаровлар фабрикасы конторасы бинасына, Мамадыш һәм Апас туган якны өйрәнү музейларына капиталь ремонт ясау планлаштырыла.
Татарстанның Төзелеш министрлыгы 2026 елда балалар һәм гаиләләр өчен социаль инфраструктураны үстерүгә юнәлдерелгән «Гаилә» илкүләм проектын да кертеп, биш илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз