Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 2026 елда 561 ишегалды төзекләндереләчәк
«Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектына караган «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» федераль проекты һәм 2025 елда шәһәр мохитен үстерү республика программасы кысаларында 63 җәмәгать киңлегендә эшләр башкарылды. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Тугыз проект Бөтенроссия иң яхшы практикалар конкурсында җиңүче булды, бу федераль бюджеттан 1,5 млрд сумга якын акча җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.
Җәмәгать урыннарыннан тыш, республикада «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру дәвам итте. 2025 елда 10 млрд сумлык 677 ишегалды төзекләндерелде. Программа масштабы буенча Россиядә иң эреләрдән санала.
Министр мәгълүматларына караганда, исемлектә төзекләндерү таләп ителгән 812 ишегалды калган. 2026 елда эшләр 561 ишегалдында дәвам итәчәк, финанслау якынча 10 млрд сум тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз