news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 2026 елда 3 млн квадрат метрдан артык торак тапшырырга планлаштыралар

Татарстанда 2026 елда 3 млн квадрат метрдан артык торак тапшырырга планлаштыралар
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

2026 елда Татарстанда 3 млн 175 мең квадрат метрдан артык торак төзергә җыеналар. Бу хакта Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Аның сүзләрен ТР Хөкүмәте рәсми порталы җиткерә.

План дүрт төзелеш программасына бүленгән. Якынча ике млн квадрат метр шәхси торак төзелешенә туры киләчәк, миллионнан бераз артыграк өлеш – инвестиция проектлары буенча күпфатирлы йортларга, 150 мең квадрат метр чамасы – социаль ипотека программасы буенча торакка. Быел республиканың 29 районында барлыгы 107 йорт төзеләчәк.

Ятим балалар, күп балалы һәм яшь гаиләләр, шулай ук аерым категория гражданнар, шул исәптән күчеп килүчеләрне һәм Чернобыльдәге һәлакәттә зыян күрүчеләр торак алачак. Ятим балалар өчен төзелә торган 57 күпфатирлы йортта 641 фатир каралган. Хәзерге вакытта эшләрнең өчтән бер өлеше башкарылган.

2026 елда «Безнең ишегалды» проекты буенча капиталь ремонт программасы кысаларында 706 күп фатирлы йорт яңартылачак, 99 лифт алыштырылачак һәм йорт яны территорияләре төзекләндереләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot