Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 2026–2028 елларга инвестицияләр меморандумы расланды
Татарстанда 2026–2028 елларга инвестицияләр меморандумы расланды. Республика Министрлар кабинеты карары рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.
Документ буенча инвестиция сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре яңартылган. Татарстанда инвестиция эшчәнлеге белән идарә итү һәм меморандум шартларын үтәү республика Икътисад министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Министрлык искәрткәнчә, Татарстан Россиядә яңа инвестиция проектларына ярдәм күрсәтү системасын — региональ инвестиция стандартын беренчеләрдән булып кертүче төбәкләрнең берсе.
Система республиканың инвестиция климатын яхшыртуга юнәлдерелгән һәм РФ Икътисади үсеш министрлыгы таләпләренә нигезләнгән. Ул инвесторларны яклау механизмнарын, эшкуарлык өчен уңай шартлар булдыруны, инвесторларның мәсьәләләрен коллегиаль органнар аша тиз хәл итүне, шулай ук ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирүне үз эченә ала.
Икътисад министрлыгы инвесторларны җәлеп итү һәм аларга ярдәм күрсәтү, процедураларны гадиләштерү һәм төбәктә бизнес үсеше өчен ачык шартлар тәэмин итү эшен координацияли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз