Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 2025 елның июлендә инфляция 0,71 процент тәшкил итте
Росстат мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасында 2025 елның июлендә бәяләр, июнь ае белән чагыштырганда, 0,71 процентка артты. Россия Банкы сайтында урнаштырылган материалларда шулай диелә.
Үсешнең төп факторы - торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларны индексацияләү. Республикада еллык инфляция кимүен дәвам итеп 9,60 процент тәшкил итте, бу тулаем алганда Россия буенча уртача күрсәткечтән югарырак – 8,79 процент.
Азык-төлек товарлары арасында июль аенда йомырка, җиләк-җимеш, карабодай һәм шикәр арзанайды. Әйтик, тавык йомыркасына бәяләр моннан алдагы ай белән чагыштырганда - 15,47 процентка, ә бер ел эчендә 37,10 процентка кимеде. Карабодай бер айда - 2,18 процентка, ә бер ел эчендә 11,09 процентка арзанайды.
Шул ук вакытта, ягулыктан тыш (ул бер ай эчендә 0,48 процентка, бер елда 9,04 процентка кыйммәтләнде), азык-төлек булмаган товарларның бәясе үзгәрмәде диярлек. Төрле хезмәтләргә, бигрәк тә торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр (бер ел эчендә - 15,16 процентка) сизелерлек артты. Шулай ук чит ил туризмы да кыйммәтләнде (айга - 2,64 процентка), бу ихтыяҗның сезонлы үсеше белән бәйле.
Татарстанда июль аенда бәяләр, нигездә, коммуналь хезмәтләргә тарифлар 4 процентка күтәрелү аркасында, июньдәгедән тизрәк артты. Еллык динамика буенча барыннан да бигрәк хезмәтләр һәм азык-төлек кыйммәтләнде.
Россия Банкы билгеләп үткәнчә, икътисадта агымдагы ставкаларны саклау еллык инфляцияне 2026 елга 4 процентлы максатчан дәрәҗәгә кире кайтару һәм аны киләчәктә шул дәрәҗәдә тотып тору өчен кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз