Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 2025 елның июль-сентябрь нәтиҗәләре буенча шәхси йортлар арзанайды
Татарстанда 2025 елның өченче кварталы нәтиҗәләре буенча шәхси йортлар 3,3 процентка арзанайды. Сентябрь ахырына республикада коттедж уртача 8 155 166 сум тора иде. Бу хакта «Мир квартир» порталы аналитиклары хәбәр итә.
2025 елның өченче кварталында шәхси йортларга бәяләр бигрәк тә Киров (-16,6 процент), Курган (-16,4), Тамбов (-16), Ульяновск (-15,5) өлкәләрендә, Чувашия Республикасында (-14,3), Чиләбе (-14), Смоленск (-13,8), Рязань (-13,8), Владимир (-13,4) өлкәләрендә һәм Камчатка краенда (-12,5) төшкән.
Мәскәүдә шәхси йортлар 3,1 процентка, ягъни 31,7 млн сумга кадәр төшкән, Мәскәү өлкәсендә – 2,8 процентка, ягъни 19 млн сумга кадәр кыйммәтләнде, ә Санкт-Петербургта - 1,3 процентка, ягъни 23,2 млн сумга кадәр .
Россиядә коттеджлар өченче кварталда уртача 3,2 процентка, ягъни 7,29 млн сумга кадәр арзанайган.
«Мир квартир» порталы генераль директоры Павел Луценко сүзләренчә, йортларга бәяләр ихтыяҗ зур булмау сәбәпле кимегән.
«Шәһәр читендәге йорт, дача еш кына бердәнбер торак түгел, башка сүзләр белән әйткәндә, фатир мәсьәләсе кебек яшәү һәм үлем мәсьәләсе түгел. Йорт сатып алуны кичектерү җиңел. Күп кенә потенциаль сатып алучылар шулай эшләде дә», – дип аңлатты эксперт.
Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, башкала төбәкләрендә бәяләр анда ихтыяҗның түбәнәюе андый критик булмаганга төшмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз