Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 2025 елда юл эшләренә 82,2 миллиард сум юнәлдерелгән
Татарстанда төбәк һәм җирле автомобиль юлларын төзекләндерү һәм салуга быел 82,2 млрд сум юнәлдерелгән, шул исәптән 7,9 млрд сум федераль бюджеттан бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр итте.
«Бу ел Татарстан өчен бик әһәмиятле булды. Бездә мондый күләмдә юл челтәре программасы беренче мәртәбә гамәлгә ашырылды, яңа ярдәмче программалар барлыкка килде», - дип сөйләде ул.
Хәнифов билгеләп үткәнчә, эшкә муниципалитетларның юл фондыннан 1,6 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән.
Моннан тыш, быел торак пунктларга төбәк автомобиль юлларына вак таш-ком катнашмасын салу өчен өстәмә рәвештә 1 млрд сум бүлеп бирелгән. Эшләр 14 муниципалитетта гомуми озынлыгы 37 км дан артык булган 15 объектта башкарылган. «Бу программа алга таба да үсәр дип ышанам», - дип ассызыклады министр.
Министр ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча муниципаль берәмлекләрдә юл-урам челтәрендә эшләүгә зур игътибар бирелүен өстәде. Аның сүзләренчә, гомуми чыгымнар 36,5 млрд сум тәшкил иткән. Эшләр 757 объектта башкарылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз