news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 2025 елда коммуналь инфраструктураны модернизацияләүгә 12 млрд юнәлтелгән

Татарстанда 2025 елда коммуналь инфраструктураны модернизацияләүгә 12 млрд юнәлтелгән
Фото: © «Татар-информ»

2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында коммуналь инфраструктураны модернизацияләүгә 11,7 млрд сум бүлеп бирелгән. Шулар арасында тарифларда исәпкә алынган инвестицияләр өлеше 979 млн сум тәшкил иткән. Бу хакта ТР Тарифлар дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төбәктә коммуналь челтәрләрне һәм җайланмаларны яңарту буенча комплекслы чаралар уздырылды. Иң зур сумма – 801,5 млн сум – җылылык белән тәэмин итү системасын яхшыртуга юнәлтелде. Ел дәвамында 26 километрдан артык җылылык челтәре реконструкцияләнде. Барлык планлаштырылган чаралар тулысынча үтәлде.

Су белән тәэмин итү өлкәсендәге эшләргә 107,8 млн сум юнәлтелде. Челтәрләр реконструкцияләнде һәм җиһазлар алыштырылды. Шул ук вакытта инвестиция программаларын үтәү дәрәҗәсе 100процент тәшкил итте.

Су агызу объектларын модернизацияләүгә 69,8 млн сум бүлеп бирелде. Барлык планлаштырылган эшләр, шул исәптән канализация челтәрләрен һәм җиһазларны яңарту эшләре гамәлгә ашырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot