Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 2025 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 44,2 млрд сум юнәлдереләчәк
Татарстанда 2025 елдан 11 яңа илкүләм проект - «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Дәвамлы һәм актив тормыш», «Тормыш өчен инфраструктура», «Экологик иминлек», «Кадрлар», «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад», «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү», «Туризм һәм кунакчыллык», «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» һәм «Пилотсыз авиация системалары» гамәлдә булачак.
Татарстан Финанс министрлыгында белдерүләренчә, агымдагы елда Татарстанда илкүләм проектлар кысаларындагы чараларга 44,2 млрд сум тотылачак. Аларның 24,6 млрд сумы федераль бюджеттан, 19,6 млрд.сум республика бюджетыннан бирелә.
Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча 6 ел эчендә 352 объект төзелгән һәм реконструкцияләнгән, шулай ук кешеләрне 648 авария хәлендәге бинадан күчергәннәр. Бу максатларга 32,8 млрд сум юнәлдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз