news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 2025 елда илкүләм проектларга 46 млрд сумнан артык акча юнәлтелгән

Татарстан Республикасында 2025 елда 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыру өчен 46,45 млрд сум акча юнәлтелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлык сумманың 26,4 млрд сумы федераль бюджеттан бүлеп бирелгән. Иң зур финанслау «Тормыш өчен инфраструктура» (15,1 млрд сум) һәм «Гаилә» (14,8 млрд сум) проектларына юнәлтелгән.

Шулай ук «Яшьләр һәм балалар» (8,8 млрд сум) һәм «Озын һәм актив тормыш» (4,1 млрд сум) проектларына шактый зур суммалар бүлеп бирелгән.

Моннан тыш, түбәндәге проектлар финанслау алган:

  • Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү – 1,28 млрд сум;
  • Кадрлар – 1,196 млрд сум;
  • Экологик иминлек – 606 млн сум;
  • Туризм һәм кунакчыллык – 339,5 млн сум;
  • Нәтиҗәле һәм конкурентлыкка сәләтле икътисад – 156,7 млн сум;
  • Пилотсыз авиация системалары – 25,5 млн сум;
  • Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтне цифрлы трансформацияләү – 13,0 млн сум.
news_right_1
news_right_2
news_bot