Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 2025 елда илкүләм проект кысаларында 135 километр инженерлык челтәре яңарган
Татарстанда инженерлык челтәрләре тузуны киметү инструментларының берсе – коммуналь инфраструктураны яңарту федераль программасы. Ул 2025 елда «Тормыш өчен инфраструктура» яңа илкүләм проекты составына кертелде. Бу хакта республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.
Программаны гамәлгә ашыруга 4,7 млрд сум юнәлтелгән. Бер елда 11 муниципалитетта 47 объект төзеп бетерелгән һәм 135 км инженерлык челтәре алмаштырылган.
Коммуналь хуҗалыкның торышын исәпкә алып, республикада өстәмә рәвештә модернизацияләү программасы эшли башлаган. Финанслау күләме 8,5 млрд сум тәшкил иткән. Программа 121 объектны үз эченә алган һәм тагын 284 км челтәрне алыштырырга мөмкинлек биргән.
Ике программа кысаларында 2025 елда барлыгы 45 муниципалитетта 168 объект модернизацияләнгән һәм реконструкцияләнгән. Чыгымнар якынча 12,6 млрд сум тәшкил иткән.
2025 елда 680 километрдан артык челтәр капиталь ремонтланган, төзелгән һәм реконструкцияләнгән – бу аларның гомуми озынлыгының 2,5 процентка якын өлеше.
«Безнең киләсе максат – ел саен челтәрләрнең кимендә 3 процентын алыштыру», - дип ассызыклады министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз