news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2025 елда бердәм пособие күләме билгеле

Татарстанда 2025 елда бердәм пособие күләме билгеле
Фото: © «Татар-информ»

2025 елда бердәм пособие күләме, балалар өчен яшәү минимумы үсешен исәпкә алып, индексацияләнде. Хәзер Татарстанда ул 14 621 сум тәшкил итә һәм элеккечә 50, 75 яки 100 процент яшәү минимумы күләмендә түләнә. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

«Түләүләр, гаиләнең мохтаҗлык дәрәҗәсенә карап, аена 7 310,5 сумнан 14 621 сумга кадәр түләнә. Йөкле хатын-кызлар өчен пособие күләме хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумына бәйле – 16 430 сум, һәм түләүләр шулай ук 50, 75 яки 100 процент булырга мөмкин, ягъни 8 215 сумнан 16 430 сумга кадәр», – дип аңлатты ул.

Татарстанда, Россиядәге кебек үк, җан башына уртача керем яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә бердәм пособие билгеләнә. Республикада 2025 елда ул 15 073 сум тәшкил итә. Дәүләт ярдәмен 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләр яки 12 атнага кадәр учетка баскан йөкле хатын-кызлар ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100