Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 2025 елда 47 мең 373 җинаять теркәлгән
Татарстанда җинаятьләр саны кимегән. Бу хакта җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унсигезенче утырышында ТР буенча эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов сөйләде.
«Узган 2025 елда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы, җинаятьчелек белән көрәштә катгый эшен саклап, РФ Президенты, РФ эчке эшләр министры һәм Татарстан Рәисе куйгаң бурычларны үтәүгә иреште. Җинаятьләр саны кимү күзәтелә. Талаулар, һөҗүмнәр, караклык, мошенниклык очраклары азрак теркәлгән», – диде Дамир Сатретдинов.
Республикада 2025 елда 47 мең 373 җинаять теркәлгән. 2024 ел белән чагыштырганда, аларның саны 15,7 процентка кимегән.
Министр үтерүдә гаепләнүчеләрне ачыклау 95 проценттан артты, дип билгеләп узды. Кискен җинаятьләрне ачыклау 100 процент дәрәҗәсендә.
Оешкан җинаятьчел төркемнәр кылган җитди җинаятьләр теркәлмәгән. Экстремизмга кагылышлы резонанслы җинаять очраклары булмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз