news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 2025 елда 2 меңгә якын гаилә җир кишәрлекләре алган

Татарстанда 2025 елда 2 меңгә якын гаилә җир кишәрлекләре алган
Фото: «Татар-информ»

Соңгы дүрт елда Татарстанның күп балалы гаиләләренә 10 меңнән артык җир кишәрлеге бирелгән. Шуның 2 меңгә якыны – 2025 елның беренче җиде аенда, диелә Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы мәгълүматларында.

Республикада җир кишәрлекләре бирү программасы 2012 ел ахырыннан гамәлдә. Шушы вакыт эчендә 72 меңнән артык гаилә җир алуга гариза биргән, һәм аларның 72 проценттан артыгы үз кишәрлекләрен алган инде.

Җир алуга өч һәм аннан да күбрәк балалары булган күп балалы гаиләләр хокуклы. Шул ук вакытта гаилә муниципалитет территориясендә кимендә биш ел яшәргә һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булырга тиеш – ягъни гаиләнең һәр әгъзасына 12 дән 18 кв.метрга кадәр торак туры килә. Шулай ук гаилә, әгәр баларының берсенә 23 яшь тулмаган булып, ул көндезге бүлектә укыса, җир алуга гариза бирә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot