Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 2025 ел башыннан шәхси йортлар арзанайган
2025 елның гыйнвар-июнь айлары нәтиҗәләре буенча Татарстанда шәхси йортның уртача бәясе 0,2 процентка, ягъни 8 432 388 сумга кадәр кимегән. «Мир квартир» порталы шундый мәгълүматлар китерә.
Статистикадан күренгәнчә, шәхси йортлар ярты ел эчендә 75 төбәктә кыйммәтләнгән. Коттеджлар бәясе аеруча Коми Республикасында (+14,5 процент, 4,6 миллион сумга кадәр), Камчатка краенда (+14,5 процент, 9,6 миллион сумга кадәр), Мордовиядә (+13,7 процент, 3,9 миллион сумга кадәр), Еврей автономияле округында (+11,2 процент, 3,5 миллион сумга кадәр) һәм Марий Элда (+10,5 процент, 6,4 миллион сумга кадәр) арткан.
Шул ук вакытта, тугыз төбәктә коттеджлар бәясе арзанайган. Вологда өлкәсендә (-5,2 процент, 4,4 миллион сумга кадәр), Краснодар краенда (-3,8 процент, 11,9 миллион сумга кадәр), Мәскәү өлкәсендә (-3,7 процент, 18,5 миллион сумга кадәр), Хабаровск краенда (-2,1 процент, 6 миллион сумга кадәр) һәм Ингушетиядә (-1,3 процент, 11,3 миллион сумга кадәр) шәхси йортлар бәясе аеруча нык кимегән.
Мәскәүдә шул ук чорда йортлар - 2,9 процентка (30,7 миллион сумга кадәр), ә Санкт-Петербургта 2,6 процентка, (22,9 миллион сумга кадәр) кыйммәтләнгән.
Россия буенча уртача алганда 2025 елның гыйнвар-июнь айларында шәхси йортларга бәяләр 2,8 процентка, ягъни 7,5 миллион сумга кадәр арткан.
Югарыда телгә алынган портал директоры Павел Луценко билгеләп үткәнчә, хәзер Россиядә шәхси йортларга бәяләр акрын гына күтәрелә, бу торак базарында гомуми кыйммәтләнү һәм инфляция белән бәйле.
«Узган елда торак базарында тәкъдимнәр бәясенең үсеше бераз артыграк (3,8 процент) иде, әмма 30 төбәктә торак бәясенең кимүе күзәтелде! Шулай булгач, сорау һәм тәкъдим балансланды һәм бәяләр тотрыклы булды дигән нәтиҗә ясарга мөмкин», - дип искәртте ул.
Луценко шулай ук шәхси йортларга бәяләр ел ахырына кадәр 2025 елның беренче яртыеллыгындагы кебек темпта үзгәрүен дәвам итәчәк дип фаразлады. Бәяләрнең кискен артуы өчен сәбәпләр күренми, дип сүзен төгәлләде тармак белгече.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз