news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 2024 елның соңгы көнендә җепшек кар ява, кайбер районнарда буран була

Татарстанда 2024 елның соңгы көнендә җепшек кар ява, кайбер районнарда буран була
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Сишәмбе, 31 декабрьдә, Татарстанда уртача явым-төшем фаразлана. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, республикада җепшек кар явачак. Урыны белән буран һәм бозлавык көтелә.

Температура иртән -6..-1 градус була, ә көндез 0..-4 градуска кадәр күтәрелә. Шул ук вакытта синоптиклар юлларда бозлавык барлыкка килү турында кисәтә.

2024 елның соңгы көнендә җил секундына 7-12 метр (урыны белән секундына 15-20 метр) тизлек белән көньяктан, көньяк-көнбатыштан исәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot