Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 2024 елның 10 аенда туучылар һәм аерылышучылар саны кимегән
Татарстанда 2024 елның гыйнвар-октябрь айларында 29,2 мең бала туган. Бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3,51 процентка кимрәк. Узган елның 10 ае нәтиҗәләре буенча республикада 1000 кешегә 8,8 бала туры килә. Чагыштыру өчен: 2023 елның шул ук чорында күрсәткеч 9,1 булган. Бу турыда Татарстанстат мәгълүматларында белдерелә.
2024 елның гыйнвар-октябрь нәтиҗәләре буенча республикада үлүчеләр саны 37,8 мең кешегә кадәр арткан. Бу бер ел элек шул ук чор белән чагыштырганда 6,6 процентка күбрәк.
Гаилә коручылар буенча статистикага килгәндә, 2024 елның 10 аенда Татарстанда 20,7 мең никах теркәлгән. Бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3,1 процентка кимрәк.
Шул ук вакытта республикада аерылышулар саны кимеде. Әйтик, 2023 елның 10 аенда 12 мең пар аерылышкан булса, 2024 елның шул ук чорында аларның саны 11,1 мең (-7,46 процент) булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз