news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2024 елның 1 июленнән йортларда су җылытуга норматив үзгәрәчәк

Татарстанда киләсе елның 1 июленнән күпфатирлы йортларда су җылыту нормативы үзгәрәчәк. Бу хакта Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының исәп-хисапларны координацияләү бүлеге җитәкчесе Лилия Гыйльфанова ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында хәбәр итте.

«Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты белән килешү нигезендә 2024 елның 1 июленнән нормативларга үзгәрешләр кертергә планлаштырабыз. Су җылытуга җылылык энергиясе чыгымын исәпләү биш процентка арттыру ысулы белән башкарылган. Барлык йортларның да зур чыгымы юк, ягъни кайдадыр күбрәк, ә кайдадыр азрак», - диде спикер.

Гыйльфанова билгеләп үткәнчә, коммуналь хуҗалык предприятиеләренең төшеп калган керемнәрен киметү өчен бу елга бер компонентлы тарифлар кую карары кабул ителде. «2024 елга без бу сәясәтне дәвам итәбез. Шулай итеп, нормативларны яңадан карау һәм бер компонентлы тарифлар билгеләү турындагы карар предприятиеләрнең төшеп калган керемнәре күләмен киметергә мөмкинлек бирәчәк», - диде ул.

Спикер сүзләренчә, халык өчен бер компонентлы тарифлар уңайлырак. «Кайнар су кубының бәясе бар. Кулланучы тотылган кайнар су күләмен шул бәягә тапкырлый - исәп-хисап аңлашыла», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100