news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2024 елгы планнан 60 процент торак файдалануга тапшырылган

Татарстанда төзелеш буенча план 60 процентка үтәлгән, 27 апрельгә 1882000 кв. метр торак сафка бастырылган. Бу хакта шимбә көнне Татарстан Хөкүмәте Йортында республика төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Коммерция төзелеше линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 23 процены тапшырылган - бу 65 күпфатирлы йорт. Социаль ипотека буенча еллык план 53 процентка үтәлгән - 56 йорттан 24 йорт тапшырылган.

Бүгенге көнгә шәхси торак төзелеше буенча 10769 йорт тапшырылган, бу еллык планның 96 процентын тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100