news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2024 елга төп дәүләт хезмәтләре электрон рәвештә күрсәтеләчәк

ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). 2024 елга төп дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне алу өчен гражданнарга махсус учреждениеләргә барып йөрү мәҗбүри булмаячак. Бу хакта «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, 2019 елда Татарстан Республикасын цифрлы үстерү һәм 2020 елга планнар турында» докладында ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сөйләде. Бу хакта D-russia хәбәр итә.

«Безнең төп бурыч — 2024 елга өстенлекле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең 100 проценты учреждениеләргә гражданнар шәхсән йөрмәсен өчен шартлар һәм сервислар булдыру, ә гражданнар һәм бизнесның дәүләт белән хезмәттәшлеге 70 процентка цифрлы рәвештә башкарылсын өчен шартлар һәм сервислар булдыру», — дип белдерә министр.

Елга нәтиҗәләр ясап, ведомство башлыгы сүзләренчә, узган елда Татарстанның IT-тармагында оешмалар һәм кече предприятиеләрнең кереме 73 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк. Моннан тыш, бүгенге көндә сегментта якынча 3 мең компания эшли, алар 42 меңнән артык эш урыны бирә.

Узган ел Татарстан дәүләттән цифрлы икътисад компетенцияләрен үстерү өчен түләүсез цифрлы сертификатлар бирү буенча биш сынау төбәгенең берсенә әйләнде.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2020 елда Татарстанда җиде суперсервисны («Я строю», «Я — мама», «Мое здоровье», «Я — гражданин», «Мои субсидии», «Я — школьник», «Мой дозор») гамәлгә ашырырга планлаштыралар.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100