Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 2024 елга кадәр Сара Садыйковага ике һәйкәл куярга планлаштыралар
Бер скульптура Казанда Татарстан һәм Тукай урамнары чатында, икенчесе Биектау районының Олыяз авылында урнаштырылачак.
(Казан, 19 август, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Татарстанда 2024 елга кадәр татар җырчысы, композитор һәм актриса Сара Садыйковага ике һәйкәл куярга ниятлиләр.Тиешле карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Халык һәйкәлләр кую өчен җыеннарда тавыш бирде.
«ТР муниципаль берәмлекләрендә гражданнар җыеннары һәм VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау кампаниясе барышында «Минем депутат» онлайн-сервисы һәм «Мобиль кабул итү» проекты аша кергән мәсьәләләрне хәл итү буенча 2020 - 2024 елларга чаралар комплексын («юл картасын») расларга», – диелә документта.
Беренче скульптураны Биектау районы башкарма комитеты Олыяз авылында 2022 елда урнаштырырга тиеш.
Икенче һәйкәлне Казан башкарма комитеты Татарстан һәм Тукай урамнары чатында 2024 елда урнаштырачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз