news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2024 елда яшәү минимумы ничек үзгәрәчәге билгеле

Татарстанда 2024 елда яшәү минимумы күләме арта. Әлеге карар проектын республиканың Хезмәт министрлыгы эшләгән.

Мәсәлән, җан башына исәпләгәндә, 2024 елга яшәү минимумы күләмен 12 мең 966 сум, эшкә яраклы халык өчен 14 мең 133 сум, пенсия яшендәге гражданнар өчен 11 мең 151 сум, балалар өчен 12 мең 577 сум күләмендә раслау планлаштырыла.

Искәртеп узабыз, җан башына санаганда, бу елга яшәү минимумы 12 мең 219 сум иде. Эшкә яраклы кешеләр өчен ул 13 мең 319 сум, пенсионерлар өчен – 10 мең 508 сум һәм балалар өчен 11 мең 852 сум тәшкил иткән.

28 августка кадәр карар проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Россия Федерациясе Хезмәт министрлыгында 2030 елга Россиядә минималь хезмәт хакы яшәү минимумы дәрәҗәсеннән 30 процентка артыграк булырга тиеш, дип белдергәннәр иде. Президент Владимир Путин кушуы буенча яңа елдан минималь хезмәт хакы күләме берьюлы 18,5 процентка артачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100