news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 2024 елда транспортта йөрү өчен айлык бердәм социаль билет бәясе арта

Татарстанда 2024 елда транспортта йөрү өчен айлык бердәм социаль билет бәясе арта
Фото: © «Татар-информ»

2024 елдан Татарстанда өлкәннәр һәм балаларга транспортта йөрү өчен айлык бердәм социаль билет бәясе артачак. Республиканың Транспорт министрлыгы тарафыннан эшләнгән Татарстан Хөкүмәте карары проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

Мәсәлән, транспортта йөрү өчен айлык бердәм социаль билетны тулыландыру бәясе — 605 сум, ә балалар өчен 369 сум тәшкил итә. 2023 ел белән чагыштырганда, ул 24 һәм 15 сумга артачак.

Исегезгә төшерәбез, узган ел транспортта йөрү өчен айлык бердәм социаль билет бәясе 34 сумга һәм 21 сумга арткан иде.

Экспертиза 29 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot