Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 2024 елда төзекләндереләчәк җәмәгать урыннары өчен тавыш бирү башлана
Татарстанлылар 2024 елда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләре һәм ишегалды территорияләре өчен тавыш бирә алачак. Сораштыру 15 апрельдән 31 майга кадәр узачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Теге яки бу парк яки сквер өчен үз тавышыңны ТР дәүләт хезмәтләре порталында калдырырга мөмкин булачак. Шулай ук шәһәрләрдә волонтерлар эшләячәк, алар сораштыру турында сөйләячәк һәм анда катнашырга ярдәм итәчәк. Тавыш бирү «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча үткәрелә, дип хәбәр итә оештыручылар.
Моннан тыш, татарстанлыларның «Безнең ишегалды» республика программасы буенча өстенлекле тәртиптә төзекләндереләчәк 200 йортны сайлап алу мөмкинлеге булачак. Исегезгә төшерәбез, быел Казанда 533 мең кв.метрдан артык асфальт-бетон өслеге булган 482 йортның территориясен яңартачаклар. Яхшыртулар ТР башкаласында яшәүче 100 мең кешегә кагылачак.
Узган ел җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирүдә республиканың 207 мең кешесе, шул исәптән 61 меңнән артык казанлы катнашты. Иң күп тавышлар Җиңү паркындагы сулык ярын, Нокса урманын, Түбән Кабан күле яр буен (3 нче чират), Балыкчы бакчасын, Серов урамындагы яшел зонаны, Юныс мәйданын төзекләндерү өчен бирелгән. Төзекләндерү өчен йортларны 121 мең татарстанлы сайланган, шул исәптән 41 меңнән артык казанлы. Алар быел яңартылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз