news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2024 елда 930 ятим бала һәм 28 күп балалы гаилә торак белән тәэмин ителәчәк

Татарстанда 2024 елда 930 ятим бала һәм 28 күп балалы гаилә торак белән тәэмин ителәчәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Быел Татарстанда 930 ятим бала һәм кимендә биш бала тәрбияләүче 28 күп балалы гаилә торак белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү буенча барлыгы 4 программа гамәлгә ашырылачак. 84 яшь гаилә һәм күченеп килергә мәҗбүр булган, шулай ук Ерак Төньяктан килгән 6 граждан һәм чернобыльчеләр өй туйларын билгеләп үтәчәк.

Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Татарстан җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр иткәнчә, 10 елда (2013-2023 еллар) Татарстанда ятим балалар өчен торакка 6,7 млрд сум тотылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100