news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда химия буенча Бердәм дәүләт имтиханында 100 бал җыючылар саны арткан

Татарстанда узган ел белән чагыштырганда химия буенча БДИда 100 балл җыючылар саны 49дан 114кә кадәр арткан, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

«23 майда тарих, әдәбият, химия буенча Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре расланды. Химиядән – 2154, әдәбияттан – 644, тарихтан 1404 унберенче сыйныф укучысы БДИ тапшырды», - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Химия буенча БДИда уртача балл, 2024 ел нәтиҗәсеннән узып (67,57), быел 69,43 балл тәшкил иткән. 149 укучы минималь бусаганы (36 балл) үтмәгән. Ике укучы нигезле сәбәп белән имтиханны тәмамламаган. Алар химия буенча БДИны резерв көнендә, 18 июньдә тапшырачак.

Әдәбият буенча БДИда уртача балл 74,22не тәшкил иткән, бу узган елгы нәтиҗәдән түбәнрәк – 77,93. 80 кеше (2024 елда – 109) имтиханны 100 баллга тапшырган. Җиде укучы минималь бусаганы (32 балл) үтмәгән.

Тарих буенча БДИда уртача бал 60,91не тәшкил иткән, бу узган елгы күрсәткечтән түбәнрәк – 62,17. Бер укучы (2024 елда – ике) имтиханны 100 баллга тапшырган. 78 унберенче сыйныф укучысы минималь бусаганы (32 балл) үтмәгән. Өч укучы нигезле сәбәп белән имтиханны тәмамламаган.

Берәр предмет буенча БДИны 3 июльдә (химия һәм әдәбияттан) яки 4 июльдә (тарихтан) яңадан тапшырырга мөмкин. Шул ук вакытта, беренче нәтиҗә юкка чыгарылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot