news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2023 елга планнан 37 процент торак файдалануга тапшырылган

Татарстанда 1138000 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу 2023 елга планның 37 процентын тәшкил итә. Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә шул хакта әйтте.

Докладчы сүзләренчә, торак төзелеше өлкәсендә коммерцияле төзүчеләр алда бара. Бүгенге көндә гомуми мәйданы 599 мең кв. метр булган 81 күпфатирлы йорт әзер. Социаль ипотека программасы буенча 44 мең кв. метр (15 йорт), шәхси торак өлкәсендә 495 мең кв. метр диярлек төзелгән.

Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100