Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 2023 елдан кабан дуңгызлары саны 500-600 баштан арттырылмый
Татарстанда 2023 елдан кабан дуңгызлары саны 500-600 баштан арттырылмый. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм комитет каршындагы экспертлар советының уртак утырышында Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов әйтте.
Ул утырышта хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салу турында доклад белән чыгыш ясады.
«Африка дуңгыз чумасы вирусы таралуын кисәтү максатларында кабаннар санын көйләү буенча 12 боерык чыгарылган. Бу чаралар 2023 елдан башлап кабаннарның баш санын тотрыклы рәвештә түбән дәрәҗәдә тотарга мөмкинлек бирә – 500-600 баш тәшкил итә, ә 5 ел эчендә аларның саны 91 процентка (6076 дан 551 гә кадәр) кимегән», – диде Рамил Шәрәфетдинов.
Ул Африка дуңгыз чумасының беренче очрагы 2020 елда ачыкланганын искәртте. 2020 елдан алып бүгенге көнгә кадәр республикада барлык төр ау нәтиҗәсендә 17 меңнән артык кабан тотылган. Аларның барысы буенча да пробалар Африка чумасы вирусына тикшерүгә тапшырылган», – диде Рамил Шәрәфетдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз