news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2023 елда сөт җитештерү 7 процентка, йомырка 2 процентка арткан

2023 елда Татарстанда 2 млн 187 мең тонна сөт җитештерелгән, үсеш 149 мең тонна (2022 елга карата 107 процент), шулай ук 1 млрд 570 млн данә йомырка (үсеш 2 процент) һәм 512 мең тонна тере үлчәмдә терлек һәм кош ите (97 процент) җитештерелгән. Терлекчелек өлкәсендә эш нәтиҗәләре турында Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Сыерларның уртача продуктлыгы 7773 кг (2022 елга караганда 648 кг га күбрәк), дип аныклады ул. Республика үзен терлекчелек продукциясе белән тулысынча тәэмин итә.

«Агросила» агрохолдингына керә торган «Чаллы - Бройлер» кошчылык фабрикасы 54 процент кош итен җитештерә. Кызу һава торышы аркасында 2023 елның июлендә күләм 10 мең тоннага кимегән. Хәзер җитештерү күләмен акрынлап арттыру бара, башлангыч куәтләргә 2024 елның икенче кварталында кайтырга планлаштыралар.

Сөт җитештерү үсешенең бер ноктасы - сөт фермалары һәм комплекслар төзү. Узган ел 10,6 мең башка исәпләнгән 19 сөтчелек комплексы файдалануга тапшырылган. Хәзер гамәлгә ашыруның төрле стадияләрендә 14,1 мең сыерга 21 инвестпроект бар, быел 6,8 мең башка 11 комплекс файдалануга тапшырылачак.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100