Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 2023 елда капремонт программасы белән 716 күп фатирлы йорт төзекләндереләчәк
2023 елда Татарстанда 716 күп фатирлы йорт төзекләндереләчәк. Финанс күләме 6 миллиард 198 миллион сум дәрәҗәсендә билгеләнгән.
Йортларны төзекләндерү эше республика программалын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылачак. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Татарстан Президентының матбугат хезмәте шул турыда яза.
«Республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләгәндә, киң колачлы һәм социаль әһәмияткә ия программаларның берсе – күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау. 2023 елда программага гомуми мәйданы 4 миллион 360 мең кв метр булган 716 күп фатирлы йорт керә», – диде ул.
Ул бүгенге көнгә 84 күп фатирлы йортта 219 лифт алмаштырылуын белдерде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз