news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2022 елның беренче дүрт аенда туучылар саны кимегән

Татарстанда 2022 елның гыйнвар – апрель айларында туучылар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8,5 процентка кимегән. Росстат шундый мәгълүматлар чыгарды.

2022 елның беренче дүрт аенда республикада 11 706 бала туган, ә 2021 елның беренче дүрт аенда 12 795 сабыйның тууы теркәлгән булган.

2022 елның апрель аенда Татарстанда туучылар саны 2021 ел белән чагыштырганда 14,9 процентка кимегән.

Тулаем алганда, Россиядә 2022 елның беренче дүрт аенда туучылар саны 6,2 процентка кимегән: 420 073 сабый дөньяга килгән. Ә аңа кадәрге елда 447 628 бала туган булган. Апрель аенда кимү күрсәткече 9,9 процентка кадәр үк күтәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100