news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2022 елгы бюджет керемнәре һәм чыгымнары арткан

Бүген 2022 елга һәм 2023-2024 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Республика керемнәре 55,1 млрд сумга артып, 355,2 млрд сумга җиткән. Бюджетның чыгым өлеше 68,3 млрд сумга артып, 392,3 млрд сумга җиткән. Дефицит 37,1 млрд сум тәшкил итә.

Бу хакта алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз өченче утырышында финанс министры Радик Гайзатуллин һәм парламентның бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин сөйләде.

Бюджет күрсәткечләренә төзәтмәләргә федераль һәм республика законнарындагы үзгәрешләр китергән. Быел 1июньнән бюджет өлкәсе хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы 15 279 сум булган. Шулай ук, 1 июньнән яшәү минимумы күләме арткан, 1 нче апрельдән 8 яшьтән 17 яшькәчә балаларга айлык акчалата түләү билгеләнгән. Шушы яңалыклар бюджетта исәпкә алына.

Илкүләм проектларны, федераль программаларны, юл эшләрен, капиталь төзелеш һәм социаль-мәдәни өлкә объектларын төзекләндерүгә чыгымнар арткан.

«Республика икътисады быел беренче яртыеллыкта финанслар ягыннан тотрыклы эшләде», – диде Леонид Якунин.

2023 ел бюджетында керемнәр – 310 млрд , чыгымнар – 332, 3 млрд, дефицит 21, 6 млрд сум булыр дип фаразлана.

2024 ел бюджетына фаразланган күрсәткечләр: керемнәр – 319 млрд, чыгымнар – 340,2 млрд сум, дефицит 20,8 млрд сум.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100