Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 2022 елга торак тапшыру планының яртысы диярлек үтәлгән
Татарстанда еллык торак тапшыру планы 49 процентка үтәлгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев сөйләде.
«Быел торакны файдалануга тапшыру буенча күрсәткечләр планы 2 млн 755 мең квадрат метр тәшкил итә. Бүгенге көндә мин шуны әйтә алам: без графиктагыча барабыз, темплар начар түгел. Бүгенге көнгә 1 млн 347 мең квадрат метр торак тапшырылган, бу еллык планның 49 процентын тәшкил итә, ә узган ел дәрәҗәсенә карата – 128 процент. Программаның яртысын үтәвебез турында фактта билгеләп үтә алам», – диде ул.
Гыймаев калган җиде айда объектларны план нигезендә файдалануга тапшыру тәэмин ителәчәге турында искәртеп узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз