news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 2022 елга республиканың капиталь ремонт программалары тәмамланды

Татарстанда 2651 объектта капиталь ремонт буенча 29 республика программасын гамәлгә ашыру тулысынча төгәлләнде. Әлеге программаларны финанслау күләме 24 млрд 618 млн сум тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә төбәкнең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде.

Киңәшмә Татарстанның барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Аны республика Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу атнада, докладчы сүзләренчә, подрядчылар соңгы программаны - стационар сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау программасын үтәгән. Чистайда һәм Нурлат районында ике хастаханәдә капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән.

Моннан тыш, Татарстанда быел 114 объектны үз эченә алган тугыз федераль программа буенча капиталь ремонт эшләре алып барылды. Бу максатка 5 млрд 261 млн сум сарыф ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot