news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2022 елда «Мәгариф» илкүләм проекты буенча 12 остаханә ачыла

Быел Татарстанда көллият һәм техникумнар базасында студентларны укыту өчен 12 остаханә төзелә. Әлеге максатка «Яшь профессионаллар» федераль проекты буенча 62 миллион сум бүленә.

Остаханәләрне Бөгелмә төзелеш-техник көллияте, А.П.Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумы, Казан радиомеханика көллияте, Лаеш техник-икътисад техникумы, Яр Чаллы политехник көллияте һәм Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте базасында оештыралар.

Анда студентлар «Транспортка хезмәт күрсәтү һәм логистика», «Сәнәгать һәм инженерлык технологияләре», «Мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр», «Социаль өлкә» кебек берничә юнәлештә белем алачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

«Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы «Яшь профессионаллар» федераль проекты буенча 2019-2021 елларда Татарстанда 11 һөнәри белем бирү оешмасында барлыгы 52 остаханә булдырылды. Бүлмәләргә ремонт ясау һәм заманча уку-укыту, лаборатория һәм җитештерү җиһазлары алуга 522 миллион сум тотылды.

Россиядә икүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән гамәлгә ашырыла. Алар, «Кеше капиталы», «Тормыш өчен уңайлы мохит» һәм «Икътисади үсеш» кебек, өч төп өлкәне үстерүгә юнәлтелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100