news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2022 ел башыннан тимер юлда җәрәхәтләнү очраклары кимегән

Татарстанда гыйнвардан ноябрьгә кадәр тимер юл объектларында җәрәхәтләнү очраклары кимегән. Үзләренең саксызлыгы аркасында 21 кеше имгәнгән, 2021 елның шул чорында исә 24 кеше зыян күргән. Бу хакта Горький тимер юлының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Быел тимер юл объектларында җәрәхәтләнү нәтиҗәсендә 13 кешенең (узган елның гыйнвар-ноябрендә – 20) гомере өзелгән», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Боларның төп сәбәбе тимер юл инфраструктурасы объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү белән бәйле. Биредә поезд якынлашып килгән вакытта тиешле булмаган урыннан юл аша чыгу, ток сугу һ.б. очраклар хакында сүз бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100