news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2021 елның I яртыеллыгында коррупцияле хокук бозуларның артуы теркәлгән

Ел башыннан республикада коррупция юнәлешендәге 800гә якын җинаять ачыкланган.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Егор Никитин). 2021 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча республика территориясендә коррупцияле хокук бозуларның артуы теркәлгән, китерелгән зыян 230 млн сумнан артып киткән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган брифингта ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов хәбәр итте.

Ул күптән түгел РФ Президенты тарафыннан расланган Россия илкүләм иминлек стратегиясенең үз көченә кергәнлеген искәртте. Аның төп пунктларының берсе коррупциягә каршы көрәш булды — бу мәсьәләгә төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә зур игътибар бирелә.

«Елның беренче кварталында без бу өлкәдә закон бозуларның кимүе турында сөйләштек. Әмма яртыеллык нәтиҗәләре буенча бу күренеш уңай якка үзгәрмәде, без коррупция күренешләренең артуын күрәбез. Хокук саклау органнары мәгълүматларына караганда, бу вакыт эчендә коррупция буенча килгән зыян 230 млн сумнан артык тәшкил иткән», — диде Рәхимов.

Аның сүзләренчә, ел башыннан республикада коррупцион юнәлештәге 800гә якын җинаять ачыкланган. Бу 2020 елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 19 процентка артыграк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100