news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 2021 елда «Демография» проекты буенча 13 балалар бакчасы төзеләчәк

13 балалар бакчасында 2290 урын булыр дип көтелә.

Татарстанда 2021 елда «Демография» проекты буенча 13 балалар бакчасы төзеләчәк
Владимир Васильев

(Казан, 21 декабрь, «Татар-инфом», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда 2021 елда «Демография» илкүләм проекты буенча 13 балалар бакчасы төзелеше ниятләнә. Бу хакта журналистларга матбугта конференциясендә мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.

13 балалар бакчасында 2290 урын булыр дип көтелә.

«Бакчаларда ясле төркемнәре дә булачак. 66 төркемне үзгәртеп корып, тагын өстәмә урыннар булдырылачак. Интенсив төзелеш барган микрорайоннарда балалар бакчаларында, мәктәпләрдә дә яңа урыннар өстәләчәк», — дип белдерде министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot