news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 2020 елгы халык санын алу өчен мәгълүмат базасы булдырылды

Татарстанда 2020 елның октябрендә узачак Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек барышы турында сөйләделәр.

(Казан, 2 декабрь, "Татар-информ"). Татарстанда киләсе елның октябрендә Бөтенроссия халык санын алу барышында халык санын алу һәм тикшерү үткәреләчәк йортлар адреслары исемлегенең мәгълүмати базасы формалаштырылган. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Ведомство сайтында билгеләп үтелгәнчә, Татарстанстат Халык статистикасы һәм сәламәтлек саклау бүлеге башлыгы Елена Бирюкова Дәүләт статистикасының район бүлекчәләре вәкилләре катнашында узган киңәшмәдә исәпкә алуны үткәрүгә әзерлекнең барышы турында хәбәр итте.

Аерым алганда, йорт адреслары исемлекләрен актуальләштерү һәм адреслы хуҗалык торышын тикшерү буенча регистраторлар эше нәтиҗәләрен исәпкә алып, ачыкланган кисәтүләрне бетерү буенча Юл картасы эшләнде. Әлеге кисәтүләрне бетерүнең барышы турында мәгълүмат әзерләнә, ул исәпкә алуны үткәрү буенча республика комиссиясе каравына тәкъдим ителәчәк.

Татарстанда материалларны әзерләү, уздыру, эшкәртү һәм Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләрен алу өчен автоматлаштырылган системаның аерым модульләрен сынау үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot