news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү комиссиясе төзелде

Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның октябрендә булачак.

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстанда Хөкүмәте карары нигезендә, республикада 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү буенча комиссия төзелде. Министрлар Кабинетының әлеге карары Татарстанстатның рәсми сайтында урнаштырылган.

Татарстан Министрлар Кабинеты район һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына җирле комиссияләр төзергә тәкъдим итте. Аларның рәисләре әлеге район һәм шәһәр округлары башлыклары булачак. Моннан тыш, хакимият дәүләт статистикасы органнарына кирәкле детальләрне, яшәгән кешеләр санын күрсәтеп торак һәм торак булмаган фонд йортлары буенча мәгълүмат бирәчәк.

Җирле үзидарә органнары да торак пунктларда урам исемнәре һәм йорт номерлары язылган күрсәткечләр, ә биналарда — фатир номерлары булуын күзәтергә тиеш.

Республика комиссиясе рәисе итеп Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин сайланды. Аның урынбасарлары буларак премьерның беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстанстат башлыгы Наталья Гатауллина һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисади мониторинг комитеты рәисе Валерий Кандилов, ә сәркатибе итеп Татарстанстат җитәкчесе урынбасары Ольга Краснова билгеләнде.

Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның октябрендә була. Татарстанда регистраторларның барысы да диярлек маршрут битендә һәм картографик материалда күрсәтелгән йортларны җирлектә булганнары белән чагыштыру һәм регистор участокларын карап чыгу эшен төгәлләде. Хәзер регистраторларны карап чыгу нәтиҗәләре буенча алынган мәгълүмат тикшерелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100