Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 2020 елдан бирле ана капиталына 127 меңнән артык сертификат бирелгән
Агымдагы ел башыннан бирле ана капиталына 7 меңнән артык сертификат гаризасыз рәсмиләштерелгән. Узган ел эчендә 19,3 мең шундый документ рәсмиләштерелгән, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
«2020 елдан башлап республикада Ана (гаилә) капиталына 127 меңнән артык сертификат рәсмиләштерелгән. Беренче балага дәүләт ярдәме күләме 728 921 сум тәшкил итә. Әгәр беренче бала 2020 елга кадәр, ә икенчесе агымдагы елның 1 гыйнварыннан соң туган икән, бу сумма 963 243 сум тәшкил итә», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Ана капиталына сертификат автомат рәвештә рәсмиләштерелә – гаризаларсыз һәм шәхси визитларсыз. Бала туганнан соң мәгълүматлар социаль фондка керә, әзер документ дәүләт хезмәтләре порталындагы ата-ананың шәхси кабинетына җибәрелә.
Сертификатның цифрлы версиясе йөкләп алу һәм бастыру өчен мөмкин, документның гамәлдә булу вакыты чикләнмәгән. Сертификатта күрсәтелгән ана капиталы күләме ел саен 1 февральдә индексацияләнә.
«Сертификатларны рәсмиләштерүнең актив форматы Татарстанда 2020 елдан бирле гамәлдә. Гаиләләргә гариза бирергә кирәкми, чөнки документ автомат рәвештә формалаша», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз